Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып китте
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Менделеевск районы басуларын иңләде, терлек азыгы әзерләү эшләре барышы белән танышты һәм җирле авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрде.